Тагын язга тилмерүедер бу…

Тагын язга тилмерүедер бу
Авыл исе сеңгән садә җанның:
Яратмыйм мин салкын шәһәрләрнең
Йөзен чытып аткан үксез таңын…

Язгы таңнар авылларда туа. Шәһәр кышкы
Йокысыннан торып өлгерми!
Монда яланаяк асфальт ташларыннан
Чылтыр гөрләвекләр йөгерми!..

Кояш ерак монда. Авылда ул
Өй кыегы саен оя корган!
Шыгрым тулы шәһәр урамнарын
Язгы ярсу тарсынадыр сыман.

Тарсынамдыр. Ятсынамдыр мин дә.
Ярсу тынга капкан язгы таңда.
…Шәһәрләшкән килеш-килбәтем ят
Авыл исе сеңгән садә җанга!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт